Казан паркларындагы чирәмдә социаль дистанция тамгалары барлыкка килде. «Яшел пляжлар» дип йөртелгән урыннарга 3 метр диаметрлы ак боҗралар сызылды. Алар кешеләргә социаль дистанцияне саклап, вакытны табигатьтә саф һавада үткәрү мөмкинлеген бирә. Парклардагы яңалык турында киләсе репортажда.
Горький паркындагы менә бу түгәрәкләр ял итүчеләргә саклану чарасы булып тора. Әлеге түгәрәк боҗралар ял итүчеләр төркемнәре арасында куркынычсыз ара калдырып, вирус таралуны булдырмаска булыша.
Парклар һәм скверлар дирекциясе шундый гадәти булмаган карарга килгән. Җәмәгать урыннары шәһәр халкы өчен кабат ачык. Пандемия чорында өйдә утырганнан соң, табигатькә чыгып хозурлану һәркемнең күңеленә хуш килә.
Әлеге чикләү тамгалары Горький исемендәге паркта һәм Горкино-Әмәт урманында барлыкка килде. Парклар һәм скверлар дирекциясендә бу кешеләргә тиешенчә ял итәргә, сәламәтлекне сакларга ярдәм итәр дип өметләнәләр.
Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Дарья Куракова: «Без социаль дистанция түгәрәкләрен ясадык. Аларның диаметры өч метр. Бу ял итүчеләргә аралашырга яки нинди дә булса фотосессия ясарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта бер-берсенә комачауламау мөмкинлеге дә бар.»
Тамгалардан тыш, дирекция шулай ук белешмәләр тутырылган наклейкалар да урнаштырган. Алар да саклык чаралары турында искә төшерә. Ял итүчеләр билгеләнгән саклану дистанциясен үтәрләр дип ышаналар.
Мурат Метшин, Ирек Хәмидуллин.