1нче июньдә Казан паркларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велосипедлар прокаты эшли башлады. Махсус транспортны шәһәрнең биш иҗтимагый мәйданында — Горки-Әмәт урманында, Нарат урманында, Кремль яр буенда, Җиңү һәм Урицкий паркларында. бушлай алырга мөмкин.
Велосипедлар терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган балалар үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән. Прокат сервисы турында тулырак мәгълүматны добро прокат нокта ру сайтында, шулай ук 239-26-36 телефоны буенча, белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен велосипедлар прокаты беренче тапкыр узган ел хәйрия фонды инициативасы буенча оештырылды. Проект Президент грантлары фонды чараларын кулланып тормышка ашырыла.