Казан оптика-механика заводындагы яңа эшләнмә коронавирусның беренче билгеләрен – тән температурасы күтәрелүне ачыкларга мөмкинлек бирә.
Татарстан Президенты шушы предприятиедә булды. Тепловизор берьюлы бинага керүче 30 кешенең температурасын ерактан торып үлчи ала. Температура күтәрелгән очракта, хезмәткәрләр эш урынына үткәрелми. Әлеге җайланманы бигрәк тә зур компанияләрдә көтәләр. Оптика механика заводының үзендә эшче урыннары җиһазландырылган, дезифекция уздырыла.