Казан Молл сәүдә үзәгендә безнең Татарстан телерадиокомпаниянең фотозонасы эшли. Фотостена, куб һәм, әлбәттә инде, матур итеп бизәлгән яңа ел чыршысы янында әкияти фоторәсемнәргә төшәргә мөмкин. Аларны “Вести Татарстан” хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырсагыз, безнең тапшыруларда катнаша аласыз. Тагын бер сюрприз көтә -безнең мәйданчыкта туганнарыгыз, якыннарыгыз яки бөтен республика халкы өчен видео котлаулар да яздырырга мөмкин. Аларның иң яхшылары безнең эфирда күрсәтеләчәк. Безнең мәйданчык көн саен, 10 гыйнварга кадәр эшли.