Хәзер пассажирлар кирәкле урынга барып кына калмыйча, үз сүзлек запасларын да тулыландыра ала.
Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде. Алты вагонның һәрберсе милли символика белән бизәлгән. Стеналарда — Татарстан халыкларының төрле телләрендә канатлы сүзләр язылган. Шунда ук пассажирлар Габдулла Тукай рәсеме төшерелгән селфи ясый ала. Проект Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Бу креатив, ә иң мөһиме юмор белән Идел буе халыклары телләрен популярлаштыру өчен менә дигән алым, — дип өстәде ул. Туган телләр поезды ел ахырына кадәр йөри