Хәзер Казанда гриппка каршы прививка ясату тагын да җиңеләйде. Метродан чыккан урыннарда мобиль пунктлар бар. Аларда республиканың һәр кешесе гриппка каршы бушлай прививка ясата ала. Үзең белән шәхесне раслаучы документның гына булуы шарт.
Көн саен Петербург урамыннан меңләгән кеше уза — кешеләр эшкә яки укуга ашыга. Шәһәр тормышы темпында хастаханәдә яки поликлиникада прививка ясату өчен барлык кешеләр дә вакыт таба алмый. Ә мобиль пунктлар мөһим вакцина алырга мөмкинлек бирә, бигрәк тә пандемия чорында алар әһәмиятле.
Регина Нигъмәтуллина укырга барганда вакцина ясауның мобиль пунктын күреп алган, шунда ук прививка ясатырга булган. Бөтен процедура нибары 5 минут вакытын алган.
Регина Нигъмәтуллина: «Бөтенләй авыртмый! Мин моңа кадәр прививкалар ясатудан курыктым, чөнки авыртудан курыктым. Чынлыкта берни тоймадым. Тиз ясадылар. Бик мобиль эшлиләр.»
Мондый мобиль пунктлар хәзер Авиатөзелеш, Яшьлек, Кәҗә һәм Сукно бистәләре, Тукай мәйданы, Җиңү проспекты, Әмәт һәм Имәнлек метро станцияләре янында барлыкка килде. 20 сентябрьгә кадәр алар иртәнге 8дән 1көндезге икегә кадәр ачык булачак. Соңрак сәгать 12дән 6га кадәр. Моннан тыш, барлык прививка ясатучыларга рәсми белешмә бирелә.
Казан шәһәренең 7нче поликлиникасы табиб-эпидемиологы Римма Яруллина: «Прививка ясалганнан соң кешегә прививка турында белешмә бирелә. Аның паспорт мәгълүматлары, датасы, дозасы һәм вакцина сериясе, аның исеме күрсәтелә.»
Метрода прививканы 3 октябрьгә кадәр ясатырга мөмкин.
Мурат Метшин, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.