Казан метросында 2024нче елдан башлап түләү өчен җайланмага йөзне күрсәтү дә җитә дип белдерәләр. Метроэлектротранска җиһазлар урнаштырасы гына кала.
Ул кешенең биометрик мәгълүматларын укый ала торган була. Система нейросеть ярдәмендә эшли, экспертлар әйтүенчә, моңа бер секундтан да артык вакыт кирәк булмаячак. Әмма мондый түләүне кулланыр алдыннан үзеңнең биометрик мәгълүматларны дәүләт хезмәтләре порталында расларга кирәк булачак. Киләсе этап кайбер интернет-кибетләрдән 2 мең ярым сумнан да артык булмаган товарларны сатып алу мөмкин була.