Казан Мэриясендә бушлай татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды. Беренче тапкыр мондый тәҗрибә 2021 нче елда оештырылган иде. Хезмәт күрсәтүчеләр дәресләрне ни дәрәҗәдә яхшы өйрәнгән? Айзилә Батырханова белешеп кайтты.
“Хәзер инде хезмәттәшләремнән татар телендә миңа сөтле чәй ясап бирегез әле дип тә сорый алам” дип шаяртты курсларны тәмамлаган Мирад Галләмов. Кызыксынучан егет башлангыч төркемдә укыган. Сентябрь аеннан хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре һәм Башкарма комитетта эшләүчеләр татар телен бушлай өйрәнә алды. Атнага ике тапкыр узган 12 дәрес эчендә курска йөрүчеләр сәламләшү һәм көнкүрештә кулланыла торган иң кирәкле сүзләрне ятлап җөмлә төзергә өйрәнгәннәр.
Максатлары бер – эштә мөмкин кадәр татар сүзләрен кулланып сөйләшергә.
Хәзерге вакытта татар теле курслары Казанның җәмәгать транспорты хезмәткәрләре, аерым алганда кондукторлар өчен оештырылган.
Айзилә Батырханова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.