Казан Мэриясе татар телен өйрәнергә ярдәм итә торган видеороликлар күрсәтә башлый.
Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Роликлар казанлылар тормышындагы кызыклы хәлләргә багышлана, аларда һәркем үзен таный ала. Авторлар аларны милли үзенчәлекләр, юмор хисен кушып әзерләгән. Яңа 20 видеоролик кафе, сырхауханә, аэропорт, театр, билет кассасы хезмәткәрләре, шулай ук хезмәттәшләр, җитәкчеләр, дуслар, туганнар белән аралашу кебек темаларны үз эченә ала.Сөйләмдә киң кулланыла торган гыйбәрәләргә багышланган 20 видеоролик Казан Мэриясенең рәсми аккаунтларында һәм социаль челтәрләргә урнаштырыла.