Казан Мэриясе тарафыннан өченче тапкыр оештырылучы «Үз телем» бәйгесенең финалы узды. Ул татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган.
Быел 80нән артык гариза килгән, шуларның 17се комиссиягә тәкъдим ителгән. Җиңеп чыккан проектларга финанс ярдәм күрсетеләчәк, быел приз фонды 2 миллион сум. Җиңгән проектлар ел ахырына кадәр тормышка ашырылырга тиеш.