«Казан марафоны -2022» масштаблы Бөтенроссия чарасы тәмамланды. Анда илнең 81 төбәгеннән 12 мең кеше катнашты. Безнең иҗат төркеме дә массакүләм йөгерешне күзәтте.
Әлегә берәүләр иртәнге йокы белән ләззәтләнсә, икенчеләре инде күптән аяк өстендә. Казан марафонының старт полосасына йөз метрлы чират. Йөгерешчеләрнең кәефе шәп.
Бу тату төркемдә барысы да бердәм. Коляскадагы әниләр, профессиональ спортчылар һәм үзенчәлекле атрибутлар яратучылар.
Актив ялны сайлаучылар байтак. Быел йөгереш юлы Казанның истәлекле урыны — Казансу елгасы яр буе аша уза.
Йөгерүчеләргә волонтерлар су биреп торалар. Мондый ярдәм пунктлары йөгерү трассасы буенча һәм финишка килеп җиткән урында урнашкан. Мондый масштабта экологияне дә онытмыйлар.
Менә пластик аҗыю өчен махсус урналар тора. Бу пластиканы без кабат эшкәртергә җыябез, алар яңа шешәләргә яки тагын нинди дә булса арт-объектларга әверелә.
Йөгерешчеләр өч, ун, 21 һәм 42 чакрым дистанөияләргә йөгерәләр. Хендбайкларда узышу да бар, тик анда йөкләнеш чикләнгән.
Йөгерешчеләр-12 мең кеше. Россиянең 81төбәге,чит ил кунаклары да бар.
Уикендка килгән кешеләрнең 70 проценттан артыгы-йөгерергә генә түгел, ә безнең шәһәргә карарга, марафонда катнашырга да килүчеләр. Бу спорт кына түгел, туризм да. 8 ел элек үз алдыбызга куйган максатны чынга ашырабыз.
Йөгерештә безнең телерадиокомпания алып баручылары һәм хәбәрчеләре дә катнашты.
Марафонда җиңүчеләр, менә дигән осталар– Федор Шутов, Александра Морозова, Виталий Гриценко, Елена Федосеева акчалата бүләкләр алды. Ә катнашучыларга медальләр өләштеләр, кәефләре күтәренке иде.
Елизавета Жукова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.