+7(903)306-25-91
23 нче гыйнвардан Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү буенча түләүсез курслар башлана. Дәресләр атнага ике тапкыр, ике ай дәвамында узачак.
Курслар гарәп язуын һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен дип үткәрелә. Дәресләрне мөгаллимнәр һәм дин белгечләре алып бара.
Уку киләсе атнада башкалабызның 8 мәчетендә башланып китә. Аларның адресларын сез экранда күрә аласыз.Ә инде курслар тәмамлангач, тыңлаучыларга сертификатлар тапшырыла. Шулай ук тулырак мәглүматны экранда күрсәтелгән телефон номеры буенча да белергә мөмкин.