Казан Кремлендә «С Востока свет» күргәзмәсе эшли башлады. Экспозициягә 150ләп эш – рәсем, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгатьэшләнмәләре куелган.
Анда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бөтенроссия пленэрында тәкъдим ителгән эшләр тупланган. Чара быелның 3-18 нче август көннәрендә узды һәм илнең төрле почмакларыннан килгән академикларны, Россия сәнгать академиясенең әгъза-корреспондентларын, халык һәм атказанган рәссамнарны берләштерде.
Моңа кадәр «С Востока свет» күргәзмәсен Болгарда, Чабаксарда һәм Симферопольдә тәкъдим иттеләр. Экспозиция 10 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.