Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Барлыгы кырык кеше билгеләп үтелде. Алар-республика һәм ил үсешенә зур өлеш керткән төрле һөнәр ияләре. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе шартларында күп кенә һөнәр вәкилләренә эшләү күпкә катлаулырак, шулай да алар үз бурычларын лаеклы үтәүләрен дәвам итәләр.
Бүләкләнүчеләр арасында-нефтьчеләр, йортлар, мәктәпләр һәм юл төзүчеләр, остаз галимнәр, сәнгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә, медицина хезмәткәрләре. Коронавирус пандемиясе вакытында аларның хезмәте бәяләп бетергесез.
Татарстанның Атказанган табибы Ирина Николаева гомерен инфекцияләрне өйрәнүгә һәм алар белән көрәшкә багышлаган. Башта-балаларны, аннары-өлкәннәрне. Хәзер дә коронавирусның бөтен куркынычын аңлап, аны җиңеп чыгуга ышана.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илдә һәм Татарстанда короновирус йогышының торышына җентекләп тукталды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу безнең республика Президенты, Хөкүмәте һәм депутат корпусының аерым кайгыртучанлыгы өлкәсе. Кече һәм урта бизнес зыян күрде. Икьтисадтан бюджетка 40 миллиард сумнан артык акча керми калды. Коронавирусны профилактикалау һәм дәвалау буенча тиешле чаралар күрелде.
Шул ук вакытта Татарстан үзенең социаль бурычларын, илкүләм һәм республика проектларын үтәвен дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: » Без горурлык белән шуны әйтә алабыз: без эшчәнлекне бәяләүнең төп критерийлары буенча Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләре арасында. Тормыш шартларын яхшырту, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү, башка юнәлешләр буенча безнең республикада күп эшләнә.»
Бу эштә югары дәүләт бүләкләре алучыларның да өлеше зур.
Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт һәм Россия геройларының, хәрби һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары иҗтимагый хәйрия оешмасы әгъзасы, Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов үзенең күпсанлы бүләкләре өстенә тагын — ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медаленә дә лаек булды. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте баш белгече Җәүдәт Юнысов өчен дә бу көн истәлекле булды. Аңа «Татарстанның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Ул массакүләм мәгълүмат чараларында эшләп, бай тәҗрибә туплаган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтенең баш белгече Җәүдәт Юнысов: «Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә төгәл, тикшерелгән, рәсми мәгълүмат булырга тиеш. Ирекле журналистикада да дөреслек кирәк. Анда карашлар киңрәк. Анализ ясарга, аңлатма бирү, журналистның үз фикерен әйтү мөмкинлеге дә бар.» Бүләкләнүчеләргә сәлвамәтлек, тынгысыз эшләрендә уңышлар теләделәр.
Фәнис Мөхәммәтов, Инна Данилова, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары.