Казан Кремлендәге Туп сарае музеенда «Борынгы заманнардан алып яңа вакытка кадәр Адыгея сугышчысы кораллары эволюциясе» дип исемәнгән күргәзмә ачылды. Музейда Адыгея Республикасының Милли музее фондларыннан 200 дән артык экспонат тәкъдим ителде. Күргәзмә киләсе елның 16 нчы апреленә кадәр дәвам итә. Экспонатларны беренчеләрдән булып-Искәндәр Гыймалтдинов да күреп кайтты.
Төньяк-Көнбатыш Кавказ халкының хәрби-сәяси тарихы — исән калу һәм бәйсезлекне саклау өчен көрәш хроникасы һәм шуның фонында адыгларның килеп чыгу тарихы. Борынгы гадәт Ашшур патшалыгы чорында һәм киммериялеләрнең Азия походларында хәрбиләр сыйфатында профессионализм тәрбияләүгә һәм ихтыяҗга ярдәм иткән. Соңрак ул Мисырда мәмлүкләргә Урта гасырлар чорында күтәрелергә, ә Яңа тарихта Госманлы империясен ныгырга мөмкинлек биргән.
Музейга килүчеләр чын экспонатларны күрә ала. Күргәзмә адыгларның сугышчы халык түгеллеген күрсәтергә тиеш. Әмма Черкесия территориясе күршеләргә һәрвакыт кызыклы була, бу бит Европа һәм Азия арасындагы күпер. Гасырлар дәвамында адыглар үз җирләрен якларга мәҗбүр була һәм бу күргәзмәдә без корал эволюциясен күрә алабыз.
Тапланган археология предметлары — хәрби балталар, сөңге һәм ук очлары, кылычлар, ат дирбиясе — борынгы тимер гасырлардан алып урта гасырларга кадәрге адыгларның хәрби кирәк-яраклары үсешен күрсәтә.
Күргәзмәдә 200дән артык экспонат тәкъдим ителгән: бу адыгтагы сугышчы һәм ат кирәк-яраклары, безнең эрага кадәр VIII гасырдан XXI гасырга кадәр төрле археологик һәм тарихи чор кораллары.