Казан Кремлендә мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләүче 29 хезмәткәргә дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләү тантанасы сигезенче март бәйрәменә багышланды.
Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм һөнәрнең мөһимлеген билгеләп үтте. 2022-Татарстанда цифрлаштыру елы. Цифрлы технологияләр гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, дип ассызыклады ул.
Сез үзегезнең һөнәри осталыгыгыз белән республикабызның социаль, икътисади элемтәләренә өлеш кертәсез. Эшегезнең авырлыгына һәм җаваплылыгына карамастан, назлы һәм гүзәл затлар булып каласыз.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Сөйләшү барышында татарстанлыларның сәламәтлеге, торак уңайлылыгы, күп балалы гаиләләр өчен җир инфраструктурасы белән тәэмин итү темалары кузатылды. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы медальләре һәм республика Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.