“Казан Кремле» музей-тыюлыгында сирәк экспонат – 19 нчы гасыргы изге Коръән пәйда булды. Ул Татарстан Республикасы башкаласында 1803 елда басыла. Уникаль басма Император Казан гимназиясе типографиясендә булдырылган, аны ике форматта чыгарганнар. Бүген музейда журналистларга яңа экспонатлар тәкъдим ителә. Сүз уңаеннан, бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгы 30 еллыгын билгеләп үтә. Ул 1994 елның 22 нче гыйнварында Минтимер Шәймиев Указы буенча оештырыла.