Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышладылар. 140 тан артык яшь офицер лейтенант погоннарын алды. Булачак Ватанны саклаучыларның чыгарылыш кичәсе ничек узды? Киләсе репортажда.
Өлкән офицер кулыннан көтеп алынган диплом. Казан югары танк училищесының элеккеге курсантлары хәзер — ил иминлегенең яңа терәге. Пандемия сәбәпле, училищеның 87 нче чыгарылышын вакытыннан алда үткәрергә булганнар. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. Яшь офицерлар лейтенант погоннарын Бөек җиңүнең 75 еллыгы көнендә алды.
Училище җитәкчесе, генерал-майор Кирилл Кулаков: «беренче офицер исемен алу тантанасыннан тыш, бу әле горурлык та. Бөек Җиңүнен 75 еллыгы көнендәге чыгарылыш хәтерләрендә мәңгегә калачак.»
Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Үзәк хәрби округ командующие генерал-полковник Александр Лапин да килгән иде.
4 ел курсантлар хәзерге заман сугыш тактикасын һәм стратегиясен өйрәнгәнәр. Күп кенә курсантларны Ватанны саклау юлына басарга нәкъ менә бабаларыбызның батырлыкларын илһамландырды, диләр чыгарылыш сыйныф курсантлары.
Училищены тәмамлаучы, лейтенант Илья Рисованный: «минемчә, иң мөһиме 75 ел элек безнең азатлык сагында торган, соңгы сулышларына кадәр сугышкан ветераннар. Без аларга кадер-, хөрмәт күрсәтергә тиеш. Алар моңа бик тә лаек.»
Быел танк училищесын 141 офицер тәмамлады. Сугышчан байрак белән саубуллашканнан соң, традицион тәңкәләр сиптеләр.
Бик тиздән егетләр бөтен ил буйлап таралышачак, Ватанга хезмәт итә башлаячак.
Марат Метшин, Сергей Павлухин.