Казан хосписы Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә мөмкин булган махсус грант программасына йомгак ясады. Хоспис алынган акчага күчмә бригадаларның эшен тәэмин итә алды. «Татар-Информ» МА хәбәр иткәнчә, бу хакта Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сөйләде
«Безнең бригадалар балаларга да, өлкәннәргә дә ярдәм итә . Айга аларның һәркайсы 100әр тапкыр чакыруларгы чыга. Алар өлкәннәргә азык-төлек, медикаментлар алып киләләр, өйләренә паллиатив ярдәм күрсәтәләр. Проектның максаты-безнең өлкәннәрне пандемия шартларында табибка визитлардан азат итү», — дип белдерде Вавилов.
Казан хосписы 2020 елда Президент грантлары конкурсында җиңүче булды. РФ Президенты йөкләмәсе буенча пандемия вакытында үз эшләрен туктатмаган коммерцияле булмаган оешмаларга Өстәмә ярдәм күрсәтелде. Казан хосписында күчмә медицина хезмәте 2020 елның 1 сентябрендә эшли башлады. Бу Казаннан һәм якын-тирә районнардан өлкән яшьтәге пациентларны патронажга алырга мөмкинлек бирде.
Грант акчалары шулай ук шәхси саклану чараларын арттырырга, зарарсызландыру кирәк-яраклары сатып алырга мөмкинлек бирде.