«Казан» халыкара аэропортында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Аэропорт хезмәткәрләре корпоратив кичәнең традицион форматыннан баш тартып, аны онлайн форматта үткәрделәр. Алдан ук үзләренең “Голубой огонек” бәйрәмнәрен яздырып алып, аны «Биеклектә Яңа ел»дип атадылар. Аэропорт хезмәткәрләре үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап караганнар — бииләр, җырлыйлар, турыдан-туры репортажлар алып баралар. Барысы да элеккеге Советлар Союзының бәйрәм программалары кебек әзерләнгән. Экранда бик таныш тарихи персонажларны да күреп була.