Юл йөрү картасына акча салу өчен башкалада яшәүчеләр яртышар сәгать чират торырга мәҗбүр. Моңарчы бу эшне метро станцияләре янындагы махсус пунктларда башкарып булган булса, хәзер аларның 46сын ябып куйганнар-оптимальләштерү хикмәте. Дөрес, акчаны ябылган пункт урынына куелган автомат аша салып була булуын. Әмма элеккечә яшәргә күнеккән олылар почта бүлекләрендәге озын-озак чиратларда басып торырга мәҗбүр икән. Казан шәhәре мэриясендә әби-бабайларга станцияләрдә урнаштырылган АК Барс банкының уңайлы инфоматларыннан файдаланырга киңәш иткәннәр. Канәгатьсезләр кимемәгәндә ябылган 46 пунктны яңадан ачуны да күздә тоталар мэриядә. Әмма икенче операторлар белән.