Эшсез калган очракта нишләргә? Казан халкына финанс кризисыннан чыгарга социаль контракт ярдәм итә ала. Аны социаль яклау органнары белән төзиләр. Мондый ярдәмгә кемнәр дәгъва итә ала? Бу хакта киләсе язмада.
Күп балалы ана Оксана Строкинаның һәр көне диярлек шулай башлана. Һөнәре буенча-укытучы, өстәвенә җиде бала анасы да. Моннан тыш, мәктәпкә башка сабыйларны да әзерли. Шуның белән акча эшли. Гаиләдә ирле-хатынлы эшләсәләр дә, җан башына айлык уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк. Социаль контракт программасы финанс кризисыннан чыгарга һәм бурычларын түләргә ярдәм иткән.
Матди ярдәмне дәресләр үткәрү өчен уенчыклар һәм китаплар алуга тотканнар. Алынган сумманы кире кайтаруны таләп итмиләр, ә менә аларны максатчан куллану өчен хисап тотарга туры киләчәк. Ешрак Социаль контрактлар күбрәк авыл хуҗалыгын үстерүгә, һөнәри әзерлек алуга яки эшмәкәрлеккә төзелә.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова:«Соц контракт-ул дәүләт һәм граждан арасында төзелгән үзара йөкләмә. Барыннан да элек бу-мәшгульлекнең актив формасы. Йөкләмә нигезендә без гражданнарга, хезмәт базарында эш урыннарының шактый булуын исәпкә алып, эш тәкъдим итәбез. Эшкә урнашырга булышабыз, шулай итеп гаиләнең табыш чыганагын арттырырга ярдәм итәбез.»
Узган ел Татарстанда 3 меңнән артык социаль контракт төзелгән. Быел бу санны биш тапкырга арттырырга планлаштыралар.
Гүзәл Зәйнакова, Ирек Хәмидуллин.