Казан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт мәйданчыкта пиро-техникадан файдалана алачак. Аларның урыннары экраннарда күрсәтелгән. Шәһәрдә янгын куркынычсызлыгы сагында күзәтчелек органнарының, 470 тән артык хезмәткәре һәм янгын сүндерүчесе торачак.
Бәйрәм көннәрендә балалар катнашындагы чаралар узучы 407 объект, контрольдә булачак. 8 нче гыйнварга кадәр шәһәрнең кичектергесез җавап бирү хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк, бүлекчәләрнең җитәкчелеге тәүлек буе кизү торачак. Исегезгә төшерәбез, 8 нче гыйнварга кадәр,Татарстанда махсус янгынга каршы режим гамәлдә. Тиешле булмаган урыннарда пиротехникадан файдаланган өчен штрафлар салына: физик зат өчен – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик зат өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.