Татарстан мәдәният министрлыгы һәм башкаланың мәдәният идарәсе “Казан гастрольләре” дигән яңа проект башлап җибәрде. Ул республикада игълан ителгән туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.
Матбугат конферениясендә билгеләп үтелгәнчә, яңа проект башкаланың төрле микрорайоннарында, бистәләрдә урнашкан мәдәният йортларының эшен җанландыруны күздә тота. Хәзер Казандагы барлык мәдәният объектлары яхшы хәлдә, искеләре яңартылган. Ел дәвамында аларда дәүләт театр коллективларының спектакльләрен күрсәтергә, әйдәп баручы ансамбльләр концертларын куярга җыеналар. Казан театрларыннан тыш, Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә, Әтнә, Буа драма театрлары төрле телләрдә сәхнәләштергән әсәрләрен тәкъдим итә. Гастрольләр 28 февральдә Константиновка бистәсе мәдәният йортында Буа драма театры чыгышы белән башланып китә.
Фәрит Бикчәнтәев Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры баш режиссеры