Казан галимнәре уңышны арттыруның яңа ысулын тапкан. Алар үсемлекләрне авырулардан сакларга һәм температураның кискен үзгәреп торуына каршы торырга сәләтле бактерия әзерләгәннәр. Яңа эшләнмәне Лаеш районында тәкъдим иттеләр. Биредә Казан аграр университетының тәҗрибә участокларын күрсәттеләр.
Бодай Африкада да бодай инде ул. Дөрес, аграр университет аспирантының туган ягында бодай күп үстерелми, шуңа күрә авыл хуҗалыгы культурасын өйрәнү өчен ул Татарстанга килгән. Хезмәттәшләре белән бергә ачыш ясаган. Үсемлекләрне авырулардан һәм корылыктан сакларга сәләтле бактерия әзерләгәннәр.
Диабанакна Родерик Жил Кларе Казан Аграр университеты аспиранты: «безнең тикшеренү үсемлекләрне химикатлар белән саклауны киметүне, үсемлекләргә, туфракка зыян китерми торган биопрепаратлар кертүне күздә тота.»
Бактерияләр үсемлекләргә дә, кешеләр иминлеге өчен дә куркынычсыз. Аларны орлык эшкәрткәндә кулланалар. Экспериментны университетның фәнни- тәҗрибә үзәгендә үткәргәннәр. Уңай нәтиҗәләр биргән. Уңыш югарырак, химик өстәмәләр дә кулланырга кирәкми.
Казан аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы мөдире Радик Сафин: «Биредә пестицидлар куллану зарурлыгы юк. Без экологик яктан чиста продукция алабыз, өстәвенә, икътисад күзлегеннән караганда, химия препаратлары белән чагыштырганда 4-5 тапкыр отышлырак..»
Йөз гектар мәйдан чын лаборатория, анда авыл хуҗалыгы культураларының төрлесе утыртылган. Әйтик, сабан бодаен баланслау өчен микроэлементлар кушканнар.
Быел эксперименталь басуларда борай культурасын да сынап карыйлар. Ул иң борынгы авыл хуҗалыгы культурасы.
Яшь галимнәрнең проектлары төрле. Планда-үсемлекләрнең авыруларын оператив ачыкларга мөмкинлек бирүче экспресс-тестлар булдыру. Чөнки лабораторияләрдә диагностикага бер айга кадәр вакыт китә. Ә авыл хуҗалыгында, югалган вакыт — югалтылган уңыш ул.
Фирүзә Насыйрова, Дамир Мөхәммәтханов.