Казан Форумы кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары форумы да уза.
Бу төрле илләрнең тышкы сәясәт ведомстволарының яшь хезмәткәрләре өчен танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, дипломатлар, хакимият вәкилләре катнашында дискуссия мәйданчыгы. Әлеге форумның Төп максаты — Россиянең тышкы сәяси мәнфәгатьләрен кайгырту, төрле өлкәләрдә катнашучы илләр арасында багланышларны үстерү.
Яшь дипломатлар белән Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Рәисе дә очрашты. Рөстәм Миңнеханов «Яшьләр хезмәттәшлеге — «Россия — ислам дөньясы» форумы кысаларындагы чара буларак та, шул форумның программаларын тормышка ашыру өчен дә яхшы нигез булуын билгеләп үтте.