Февраль ае кыска булса да вакыйгаларга бай. Казан федераль университетының Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы укытучылары ел саен Флорид Әгъзамовка багышлап фәнни гамәли–конференция уздыра. Ул беренчедән остазның нәкъ менә шушы айда дөньяга килүе белән бәйле, ә икенчедән аның эшчәнлеген өйрәнү, дәвамчыларының фәнни карашларын, фикерләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү форсаты. Әгъзамов укулары дип аталган фәнни гамәли конференциядән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Флорид Әгъзамов узган гасырның икенче яртысында республикабыз өчен, алай гына да түгел, бөтен Идел буе, бигрәк тә милли татар журналисткасы өчен кадрлар әзерләүнең, тәрбияләүнең башында торды. Ул канат куеп чыгарган шәкерт-журналистлар кайларда гына эшләми бүген?! Татарстанның һәр районында, республиканың барлык матбугат органнарында, башка республика һәм өлкәләрдә, Мәскәүнең үзендә… Илнең төп басмасы “Российская газета”ның редакторы булып аның шәкерте Владислав Фронин эшләве дә күп нәрсә турында сөйли. Журналистлар берлегендә узган конференциянең ачылышында сүз нигездә шул хакта барды.
Фәнни чараның пленар өлешендә Татарстан Респубилкасының әйдәп баручы газет-журналларның баш мөхәррирләре, фән докторлары, шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе киңәшчесе Елена Әгзамова чыгыш ясады. Катнашучыларны Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Илшат Әминов исеменнән Ралия Фәтхетдинова сәламләде һәм остазы белән бәйле хәтирәләрен яңартты.
Гаммәви чараларның глобаль иҗади индустрия өлкәсендә урыны, аларга ясалма акыл тәэсире конференция эше барышында яңгыраган докладлар яңа заман журналистикасына багышланса тарих фәннәре докторы Резеда Даутова Милли телевидение үзенчәлекләрен, доцент Роман Баканов телевизион тәнкыйтьне тикшеренүләрен бәян итте. Журналист Сәрия Җиһаншина Сөембикә журналы тарихын беренче саннарыннан ук өйрәнә.
Флорид Әгъзамовны кем генә искә алса да аның гомер буе һөнәренә тугры калуын, фәнни тикшеренүләренә хилафлык китерми газета-журналлар белән хезмәттәшлек итүен мәкаләләре, фельетоннары, гамьле әңгәмәләре һәрдаим басылып килүен искәртә. Ә хезмәт юлын ул Питрәч район газетасында башлаган һәм декан дәрәҗәсенә үскәнче барлык һөнәри баскычларны үткән.
Гади укытучы гына түгел иде ул , Флорид Әгъзамов, чын мәгънәсндә остаз. Тарих фәннәре кандидаты. ул доктор, профессор дәрәҗәләренә дә ирешә алыр иде. Тукай журналист дип аталган хезмәте аңа лаек. Әмма ул тыйнак иде. Гуманизм принципларын алга сөрде. Аңа багышланган киталары да бар. Конференция җыентыгы да әзерләнә .
Флорид Әгъзамов укулары ул Фәнни-гамәли чара гына түгел. Ул остазга мәдһия дә. Фидакарь остазлар онытылмый, Флорид Әгъзамов киңәшләре дә шәкертләренең күңел түрендә.