Казан федераль университетында чит ил студентлары өчен уникаль мобиль кушымта әзерләгәннәр. Ул рус фонетикасын җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә. Тавышлы ярдәмче хаталарны да шунда ук күрсәтә. Әлегә кушымта тест режимында эшли, ә октябрь ахырында ул барлык теләүчеләргә дә ачык булачак.
Менә шулай гади, бары смартфон гына кулланып, дөрес итеп русча сөйләшергә өйрәнергә була. «Студи рус» кушымтасы ярдәм итә, аны Казан федераль университетында әзерләгәннәр. Кушымтаны беренчеләрдән булып 2 курс студенты Филипп Сиака сынап карый. Ул рус телен өйрәнгәндә шундый кушымта булмый. Сүзләрне дөрес әйтә алмый, гел укытучыларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
КФУның 2 нче курс студенты Филиппп Сиака: » Яңа килгән студентлар өчен бу бик уңайлы, чөнки практик ярдәм итә. Тавышны тыңлап көйләргә, хаталарны төзәтергә була . Бу рус телен башлап өйрәнүчеләргә бик уңайлы.»
Кушымтага, беренче чиратта, рус телен башлап өйрәнүче чит ил студентлары бик шатланган.
КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев: «Студентлар бу кушымта белән теләсә кайсы уңайлы вакытта эшли. Фонетик яктан сүзләрнең дөрес әйтелешенә өйрәнүдә бу бик зур ярдәмче. Телгә өйрәнеп килүче студентларга хаталарны тиз ачыкларга, аларны төзәтеп сөйләшергә өйрәтә.»
Укыту әлифбадан башлана, аннан соң иҗекләр, сүз һәм сүзтезмәләргә күчә. Кушымта хатаны, дөрес булмаган интонацияне күрсәтә, автомат рәвештә сүзне дөрес әйтү өчен тест биремнәрен сайлап бирә.
Казан федераль университетының чит ил укучылары өчен гуманитар фәннәр һәм әзерлек факультеты кафедрасы мөдире Дарья Иванова: «Күнегү шундый итеп төзелде: студент сүзне ишетә, аны кабатлый, ә программа сүзнең дөрес әйтелешен тикшерә, аны дөрес әйтелеш белән чагыштыра.»
Әлегә кушымта тест режимында эшли. Аннан чикләр ябылу сәбәпле, Россиягә килә алмаган чит илләр студентлары файдалана. Ә октябрь ахырында ук кушымтадан тулысынча кулланырга була. Университетның әзерлек факультеты студентлары аннан бушлай файдаланачак.
Лилия Талипова, Рәфкат Зыятдинов, Татарстан яңалыклары.