Казан федераль университеты хоры ярты гасырдан артык татар яшьләрен берләштереп, аларда җырлау сәләтен ача. Аның алыштыгысыз җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинның һәвәскәр җырчылыр белән эшли белү серләрен Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Күп кенә танылган кешеләр – хәзерге галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар – һәммәсе дә студент чорларында Ирнис Рәхимуллин мәктәбен узган. Әлеге студентлар арасында да бәлки андыйлар бардыр. Әмма Ирнис Рәхимуллинның максаты Казан универстетында үзе нигез салган хор сәнгатен дәвам иттерү. Шушы көннәрдә Хәзинә галереясында универстет хоры концерт куйды. Берочтан икенче җыентыклары да тәкъдим ителде.
Ирнис Рәхимуллин Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хормейстер
Концерт программасын да гел яңартып торалар. Араларында Ирнис Рәхимуллин эшкәртүендәге татар халык җырлары тезмәләре, автор әсәрләре дә шактый.
Зилә Мөбәракшина
Хор каршында «Хәят», «Сер», «Былбыл»вокаль ансамбльләре эшләп килә. Соңгы араларда чыгышлары сирәгәйсә дә үз тамашачылары бар.
Дамир Фәсиев “Хәзинә” галереясы өлкән фәнни хезмәткәре
Шушы көннәрдә генә «Без төрле, әмма без – бергә» студентлар хорлары фестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Казан университеты хоры һәвәскәрләр араасында беренче урын алды
Зилә Мөбәрәкшина
Партияләрнең төгәл эшләнеше, тавышларның гармониясе, полифоник образны төгәл җиткерә белү гаять югары дәрәҗәдә дип белдерде әлеге бәйгегә бәя биргән Казан консерваториясе профессоры.
Сәгыйть Хәбибуллин Казан консерваториясе профессоры
«Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты берничә ел дәвамында студентлар хорларының «Без төрле, әмма без – бергә» фестивален оештыра һәм үткәрә. Анда ел саен йөзләгән хор коллективлары катнаша. Киләчәктә студентлардан тыш мәктәп балалры арасында да хор сәнгатен үстерү өчен шушыный бәйге оештытыру иҗтыяҗа да барлыгын белгеррте музыка белгече.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.