Татарстан сәнәгать һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары республика кибетләрендәге азык-төлек продуктларын контрольдә тотачак.
Аларга көн саен мониторингны оештыру бурычы йөкләнде. Татарстанлыларга азык – төлекнең артыгын сатып алырга кирәкми — кибетләр дә, аларда запаслар да җитәрлек, — дип белдерделәр Татарстанда коронавирусны булдырмау буенча оператив штабта.
Казан федераль университеты галимнәре коронавируска каршы вакцина әзерләүгә кереште. Хәзер аның генетик-терапия вариантын сынап карыйлар, берничә айдан лаборатория тикшеренүләре һәм клиник сынаулар башланачак.
Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, ата-аналарга мәктәп укучыларына өй шартларында укуны сайларга рөхсәт ителә. Мәктәп олимпиадалары, фестивальләр, конкурслар күчерелде.