Казан энергетика университетында студентларның яңа тулай торагы ачылды.
21 катлы торакта чит шәһәрләрдән һәм илләрдән килеп укучыларга барлык уңайлыклар бар. Университетта Африка, Көньяк Көнчыгыш Азия, Алжир, Анголадан студентлар белем ала. Торак уку корпуслары белән янәшәдә генә урнашкан. Студентларны бинаны ачуда катнашкан Рөстәм Миңнеханов котлады.