Рамазан аеның 19 нчы көнендә, ягъни 29 нчы мартта, Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә 12 нче Республикакүләм ифтар уза, биредә барлыгы 12 мең кешенең катнашуы көтелә. Бу турыда татар информ мәглүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясында оештыручылар сөйләде.
Ифтар уза торган мәйданчыкта гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр яңгырар дип көтелә, шулай ук нәзарәт бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр да эшли. Ифтарга билетларны мәчетләрдән яки Татарстан мөхтәсибәтләреннән алырга мөмкин, быел да билетларны электрон рәвештә алырга була. Республикакүләм ифтарга баручыларга уңайлы булсын өчен, шәһәр яны поездларында бушлай рейслар оештырыла. Ифтарда барлыгы 700 дән артык волонтер хәзмәт күрсәтә.