Бу көннәрдә «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында, мөһим вакыгаларның берсе- энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Аның эшендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.Биредә 17 төбәк вәкилләре бар иде. Күргәзмәдә эре компанияләр энергетика һәм ресурсларны саклау өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдим итте.
Форум үз эшен 5 нче апрелга кадәр дәвам итә.
Ул форумның энергияне нәтиҗәле куллана торган технологияләрне тәкъдим итү һәм үзара фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак күрсәтүен билгеләп үтте.
Ул шулай ук үзара хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә алмашуның дусларча элемтәләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде.
Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (ТЭФ-2024) 2024 елның 3-5 апрелендә уза. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев элегрәк хәбәр иткәнчә, анда Россиянең 16 төбәге, шулай ук Беларусь, Кыргызстан һәм Казахстан вәкилләре катнашырга теләк белдергән. Форум кысаларында энергокомпанияләр һәм югары уку йортлары катнашында энергетика нәтиҗәлелеген тәэмин итү, җылылык-энергетика комплексын, түбән углерод энергетикасын, ягулыкның альтернатив төрләрен үстерү, энергетика комплексында цифрлаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак.