Бүген 20 сентябрдән-22 сенә кадәр, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы уза. Бер мәйданчыкта цифрлы технологияләр, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар җыела. Дискуссияләр офлайн һәм онлайн форматта була.
Катнашучылар интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр, мәгариф, мәдәният, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка темалар турында фикер алыша.
Узган ел Kazan Digital Week форумы 65 илдән 18 меңнән артык кешене җыйды.