Казанда 2021 елның 28 июленнән 31 июленә кадәр «Россия Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты узачак. Чара катнаш форматта: онлайн-режимда һәм «Казан Экспо» халыкара төзелеш үзәге территориясендә узачак.
Катнашучылар 48 илдән һәм Россиянең 25 төбәгеннән киләчәк.
Төп темалар булып аңлы куллану, партнёр финанслар, хәләл индустрия булачак.