«Мәдәният» милли проекты кысаларында үткәрелгән түгәрәк өстәл Мәскәү, Санкт-Петербург һәм илнең башка төбәкләреннән килгән профильле белгечләрне берләштерде. Социаль реклама товарларны түгел, ә кыйммәтләрне сата. Бу чараны мәдәниятне халыкка якынайту өчен ничек кулланырга? Масс-медиа, Казан циркы вәкилләре, театрлар һәм ял итү учреждениеләре җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Түгәрәк өстәл барышында яңгыраган тезислар практикада һәм укыту процессында кулланылыр дип көтелә.