Казан дәүләт мәдәният институты концертлар залында «Весенние проталины» Халыкара вокаль-хор һәм музыка конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы һәм Гала-концерты булып узды.
Конкурсның максаты-талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗади элемтәләрне ныгыту, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә педагоглар, катнашучылар һәм оешмалар арасында тәҗрибә уртаклашу, киләчәктә хезмәттәшлек өчен ныклы элемтәләр булдыру. Конкурста катнашучыларның географиясе дә киң. Барлыгы 400дән артык бала катнашты. Конкурс онлайн һәм офлайн форматта узды.