Казан дәүләт федераль университеты 2022 елга татар теле курсларын игълан итте. Гаризалар 9 мартка кадәр кабул ителә.
Татар телен өйрәнү дәресләре бушлай. Курсларга 7 яшьтән алып 70 яшькәчә теләгән һәркем йөри ала. Укулар 14 мартта башланып, өч ай дәвамында бара.
Татар теле курсларын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә оештыра.