Казан циркында тамашачыларны сихер дөньясына алып керергә әзерләр. Татарстан башкаласына Россия циркының иң яхшы проектларының берсе – “Су, ут һәм яктылык шоу” килде. Декорацияләрне беренчеләрдән булып хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Ут технологияләре Казан циркының зур гөмбәзен, тамаша залын секунд эчендә төсле бизәкләргә төрә. Һәр элемент деталенә кадәр уйланылган, ул тамашачыны ялкынлы шоу рухына алып керә.
Казан циркы манежы гигант фонтанга әверелде. Үзәктәгесе 27 метрга каадәр күтәрелә. Шоу өчен 70 тонна су тутырганнар, насослар, биш йөз форсунка куйганнар.
Казанлыларны, шәһәр кунакларын су феериясе, утлы могҗиза көтә. Манежга акробатлар, кызу канлы маймыллар, зур попугайлар чыга, тамашачыны клоуннар дуэты көлдерә.
“Су, ут һәм яктылык шоу” – иллизианист Анатолий Сокол проекты. Талантлы артистлар йолдызлыгы һәм ике стихиянең берләшүе илдә иң яхшы дип танылган. Шоу бик тиздән башлана.
Алмаз Хакимов, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.