Казан циркы, Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән “Печән базары”дип исемләнгән, беренче милли театраль-цирк спектаклен тәкъдим итте.
Тамашада берьюлы өч — Мәскәү, Казан һәм Белоруссия циркы артистлары катнашты. Төп ролне Габдулла Тукайны берьюлы ике артист — балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Камал театры актеры Артур Шәйдуллин башкара. Спектакльне куюда Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов, республиканың атказанган эшлеклесе Марат Әхмәтшин катнашты. Беренче Милли театрал-цирк спектаклен тамашачылар Казан циркында 5 нче майга кадәр карый ала.