Быел Казанда икенче халыкара төзелеш чемпионаты була. Россия вәкилләре башка илләр оешмалары белән бергә, сәнәгать объектларын корырга, ныклы икътисадый хезмәттәшлеккә әзерләнә.
5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданында 26 илдән меңнән артык катнашучы һәм 10 меңгә якын кунак килергә әзер, дип хәбәр иттеләр Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә. Төп яңалык-студентлар лигасы. Профессиональ белгечләр ярышларыннан тыш, мәйданчыкта эшлекле программа һәм интерактив күргәзмә дә үткәрелә.