Бүген Казанда Евразия хөкүмәтара советы эшен дәвам итә. Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия вәкилләре Евразия интеграциясенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин совет утырышында катнашучы илләрнең көкүмәт җитәкчеләре белән очрашулар уздырды.
Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Николай Пашинян белән стратегик хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр.
Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзод белән сөйләшү ковид пандемиясе сәбәпле, ике ил арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең сүлпәнәюе, киләчәктә аны ныгыту юллары хакында барды.
Ковидка каршы күмәк вакцина ясату мәсьәләсе Михаил Мишустинның Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашуында да кузгатылды.
Татарстан Президенты Евразия икътисадый комиссиясе коллегиясе рәисе Михаил Мясникович белән илләр арасында товар әйләнешен арттыру буенча фикер алышты. Перспектив юнәлеш-ислам банкингы – бу хакта Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан премьер-министры белән очрашуда әйтте. Үзбәкстан һәм Таҗикстан белән дә үзара сәүдәне киңәйтергә кирәк.