Казан аграр университеты базасында ворлдскиллз төбәк чемпионаты старт алды. Иң яхшы цифрлы фермер исемен алу өчен 6 төбәк вәкилләре ярыша. Студентлар алдынгы аграр технологияләр белән идарә итү күнекмәләрен дүрт модульдә күрсәтә. Җирне кайда ашларга, ә кайда су сибәргә кирәклеген белергә коптер белән идарә итү осталыгы булышачак. Яшь һөнәр осталары тракторга төгәл программа биреп, дистанцион идарә итү ярдәмендә кырны эшкәртәләр.