Казан 2022 елгы кышкы махсус Олимпия уеннарын үткәрү урыны итеп сайланган. Уеннарда интеллектуаль үсештә тайпылышлары булган спортчылар катнаша. Алар 8 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Ярышларда иң көчле спортчыны ачыклау һәм спорт рекордлары теркәү максаты куелмый. Монда байраклар, гимннар һәм медальләр зачеты да юк. Махсус олимпиада турында хәбәрчеләребез репортажы.
Кышкы Махсус Олимпиада Казанда узачак дигән яңалыкны — Россия спортчылары монитор экраннары янында шатланып каршы алды.
Ирек Сафин флорбол буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы. Махсус Олимпиада узачагын белгәч, җыелма командага эләгү максатын куя.
Флорбол буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Ирек Сафин: «Миңа гына бәйле түгел- иң мөһиме команда.»
Махсус Олимпиадада — җиде спорт төре. Сноуборд, тау чаңгысы спорты, чаңгы ярышлары, флорбол, фигуралы шуу, кар чаналарында йөгерү һәм шорт-трек.
Татарстан башкаласына 2022 елның кышында ике меңнән артык спортчы киләчәк.
Махсус Олимпиада рәисе Тим Шривер: «Казанны әлеге әһәмиятле чара белән котлыйм. Казан чын мәънәсндә Россиянең спорт башкаласы. Әлеге спорт чарасында барлык илләрне дә катнашырга чакырабыз.»
Безнең илдә Махсус Олимпия хәрәкәте башлануга 20 елдан артык. Татарстан атлетлары чит илләрдә дә уңышлы чыгыш ясый.
ТР Махсус Олимпиада буенча республика бүлеге җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова: «Россия данын сайлап алуда җиңгән төбәкләр яклаячак…»
Бу уеннар 4 елга бер тапкыр үткәрелә. Монда иң мөһиме инклюзив мәдәниятне яклау һәм җиңүгә омтылучы балаларга ярдәм итү.
Мөршидә Җиһан, Айнур Валиәхметов, Дамир Мөхәммәтханов.