Казахстанның Генераль консуллыгы милләтара туганлык җепләре ныгыту юнәлешендә даими эшчәнлек алып бара. Аеруча казах халыкының бай милли-мәдәни традицияләрен, гореф –гадәтләре белән таныштыру өстенлекле юнәлеш. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан кахаз халкының тагын бер үзенгчәлекле йоласы белән таныштырыр.
Тусау кисүче , йола буенча бик дәрәҗәле кеше булырга тиеш, нәтиҗәдә бала да аның кебек уңышларга ирешә . Даниянең тусавын Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков.
Тусау кесү йоласын да биредә үткәрергә карар бирдек , чөнки Дания Казанда туды. Исем кушканда да татар- казах халкына уртак булсын дип сайладык, ди әтисе Ильяс Турсунбаев.
Якын кешеләр арасында Кытайда туып-үскән милләтәшебез Базарбай Бикчәнтәев тә бар . Аңа да әлеге йола таныш . Исеме генә бераз үзгә.
Уртак хәзинә татар халкында , кызганычка каршы сакланып калмаган. Югыйсә йоланың мәгънәсе бик тирән. Бала үтәсе юлга чисталык -паклык билгесе булган ак җәймә түшәлә. Тусау кисүче үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтә , баланың юлын фатихалый. Бау да озын гомер теләүче чиксезлек билгесен аңлатып бәйләнә. Баллы һәм җитеш тормышта яшәсен дип бала атлап киткәч конфет яисә вак акчалар сибелә.
Ак юлның азагында бала тагын бер сынау -сайлау уза. Уен коралы, каләм, акча , китап арасыннан Дания каләмне алды. Танылган язучы була дигән теләкләр белән әти-әнисе казах халкының традияциясе буенча кунакларны сый өстәленә чакырды. Ә бу исә тусау кисү йоласын уздыру уңеннан бишбармак белән сыйлану дигән сүз.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин Татарстан яңалыклары.