Башкалабызның милли китапханәсендә, күренекле казах язучысы, драматург һәм галим, Мөхтәр Ауэзовның татар телендәге китабын киң җәмәгатчелеккә тәкдим иттеләр. Әлеге басма Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы, Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы, һәм Казан университетының филология институты ярдәмендә бастырылган. Китапның эчтәлеге белән тулырак Искәндәр Гыймалтдинов та танышып кайтты.
Мохтар Ауэзов күпмилләтле совет әдәбияты үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән олуг шәхесләребездән. Аның иҗаты — социалистик реализм алымының чиксез мөмкинлекләрен дәлилләде. Мохтар Ауэзов — беренче казах роман-эпопеясын булдыручы, драматург, рус һәм Европа классикасын тәрҗемә итүче, галим.
Язучының казанышы шунда ки, үткәндәге проза, драматургия, тәнкыйть, Ауэзов булмаган казакъ әдәбиятында үз иҗаты белән аларның жанр формаларын, гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле казакъ стилендәге мәктәпне формалаштыруга, үстерүгә ярдәм иткән. Тугандаш халыкның бөек улын моңарчы да яхшы белгәннәр өчен әлеге китап хәтер яңарту булса, яшь буын укучыларга исә тулы бер дөнья ачарга ярдәм итәсенә шигем юк.
Искәндәр Гыймалтдинов, Дамир Мохәмметханов, Татарстан яңалыклары