Кардәш республикаларның мәдәни элемтәләре ныгый. Казах шагыйре һәм мәгърифәтчесе Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулу уңаеннан Казанда төрки халыклар мәгърифәте конференциясе узды. Фәннәр академиясенеңә Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан галимнәре һәм күренекле мәдәният эшлеклеләре җыелды. Кайбер кунаклар онлайн очрашуга кушылды.
Конференциядә катнашучылар казакъ шагыйренең төрки халыклар мәгьрифәтен үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Татарстан һәм Казахстанның мәдәни хезмәттәшлеге ерак тамырларга барып тоташа. Ә Абайның тормышы һәм иҗаты-республикаларның аерылгысыз рухи бәйләнешен раслый.