Халкыбызның Нәүрүз бәйрәме якынлаша. Ул 21 мартта билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан радиосы бүген » Нәүрүз -2021″ халыкара радио-күпер трансляциясендә катнаша. Сөйләшү Нәүрүз бәйрәменә хас гореф-гадәтләр, йолалар турында һәм казах радиосының 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Шулай итеп, көндезге сәгать унбер тулып 20 минутта, казах радиосы белән Татарстан радиосы алып баручысы Раил Садри турыдан-туры эфирга чыга. Тапшыруны тыңларга онытмагыз.