Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы Татарстан тарихына Каз өмәсе ярминкәсенә нигез салу белән дә кереп кала. «Туган авылым» милли –туристлык үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы беренче тапкыр «Каз өмәсе ярминкәсе» исемле зур чара оештырды.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе.
Туган авылымда исемен җисеменә туры китергәндәй каз өмәсе ярминкәсе гөрли.
Сатучы үз малын начар дип әйтми инде ул һәрвакыт әйбәт дип сайрый, иң мөһиме сатып алучы мактавы. Ә аның өчен мөслимлеләр татып карату җаен тапкан.
Ярминкәгә рәсми рәвештә хәер фатыйха бирүче Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов “Электән үк Яңа ел алдыннан каз өмәсе үткәрү авыл халкын берләштергән» дип сәламләде. Төп оештыручылар фикеренчә, каз өмәсе йоласы ул иң халыкчан бәйрәм .
Мәгълүм булганча Өмә булган җирдә җыр, уен-көлке, төртмәле сүз. Ярминкәгә килүчеләрне Чын-чынлап каз өмәсендә хис иттерүче фольклор ансамбле Балык Бистәсеннән килгән.
Беренче тапкыр гына үткәрелсә дә халык белеп алган , әмма киләчәктә аны тагын да зуррак , колачлырак итеп үткәрергә җыена оештыручылар.
Ярминкә мәйданында ни генә юк. Казның мае , канаты, таба майлагычы дисеңме.
Халык та җыела башлады тиздән биредә бәлеш пешерү остаханәсе башлана. Ни әйтсәң дә уңган безнең татар хуҗабикәләре.
Мондый ярминкәдә күңел дә ачыла, яңа ел табынына каз да юнәтәсең, ә икенче елга гаилә елы икәенен дә исәпкә алсаң өйләнүче, киягү чыгучылар өчен дә бик кирәкле булып чыга каз өмәсе ярминкәсе.
Мөршидә Җиһан , Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.