Бүген Бөтендөнья татар конгрессында хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы белән бергәләп уздырылган каз өмәсе йоласы фестиваленә йомгак ясала.
“Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисова Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында әлеге фестивальнең үзенчәлекләре, милли йолаларны саклау һәм үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде. Студия кунагына без дә халкыбызның күркәм йоласына багышланган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.